Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

8 кешене атып үтергән солдат турында тулырак мәгълүмат чыкты

Байкал аръягында солдат 8 хәрбине атып үтергән. Оборона министрлыгы хәбәр итүенчә, атыш нәтиҗәсендә 8 кеше һәлак булган, ике кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.

Вакыйга җомга көнне урындагы вакыт белән 18.20 сәгатьтә була. РИА Новости агентлыгына төбәкнең көч структураларындагы чыганагы хәбәр итүенчә, хәрбинең коралының корбаннары - 5 солдат, 2 офицер һәм 1 контракт буенча хезмәт итүче. 2 солдат дәваханәдә авыр хәлдә. Ут ачкан хәрбине кулга алганнар.

Оборона министрлыгында хәбәр итүләренчә, бу вакыйганың шәхси проблемалар аркасындагы нерв киеренкелегеннән булуы ихтимал. Хәрби частька Мәскәүдән оборона министры урынбасары генерал-полковник Андрей Картаполов җитәкелегендәге комиссия юлланган.

Соңгы тапкыр моңа охшаш очрак ике ел элек теркәлгән иде. Анда росгвардияче Чечнядагы хәрби частьта 4 хезмәттәшен атып үтергән иде. Аның үзен кулга алганда үтергәннәр. Табель коралыннан атыш ачкан җинаятьченең исеме билгеле.

Ул - солдат-срочник Рамил Шәмсетдинов.

Автор: Шакирҗанова Әлфия

Чыганак: ria.ru

Фото: vk.com

Тулырак: matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: армия җинаять