Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Егете белән яшәргә рөхсәт итмәгәннәр

Шул сәбәп белән 15 яшьлек кыз әтисен һәм үги әнисен үтерергә карар итә.

Бу эшкә ул 22 яшьлек егетен җәлеп итә. Анысы, төнен тәрәзәдән кереп, башта 48 яшьлек хатынга пычак кадый, аннары тавышка чыккан ирнең аркасына ике тапкыр чәнчә. Ир исән калган, ә менә хатын үлгән. Җинаятьчеләр качарга омтыла, ләкин тотылалар.

Әлеге кызның мәктәптә үк холкы бик начар булуы билгеле. Ул өч атна психоневрология дәваханәсендә дә ятып чыккан. Егете белән дә шунда танышкан...

Бу хәл октябрь ахырында Липецк өлкәсендә булган.

Балаларның ни өчен агрессив булуына бер төрле генә җавап юк. Бу элек тә шулай булган, хәзер дә. Ләкин әлеге вакытта төрле фильмнардагы, компьютер уеннарындагы көч культы хәлне тагын да авырайта. Балаларны әнә шул уеннардан, фильмнардан араларга тырышыгыз, дип яза Кызыл таң.

 

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять