Игътибар, бездә Яңа ел бәйгесе – “Яшел чыршы басып торчы өйнең түрендә”

15.12.2016 19:07 | Бәйгеләр Принтерга

Игътибар, бездә Яңа ел бәйгесе – “Яшел чыршы басып торчы өйнең түрендә”
Яңа ел бәйрәме уңаеннан, укучыларыбыз арасында “Яшел чыршы басып торчы өйнең түрендә” дип исемләнгән фотосурәтләр бәйгесе игълан итәбез.
Яңа ел һәрберебез күңелендә бизәлгән чыршы, мандарин һәм Кыш бабай белән Кар Кызы алып килгән бүләкләр белән саклана. Әмма урманнан кисеп алып кайткан чыршының матурлыгы бары берничә атналык кына. Ә табигатькә салган зыяны... меңнәр белән исәпләнә. 2017 ел – экология елы булганлыктан, без бизәлгән ясалма чыршылар арасында фотобәйге үткәрергә булдык.
 
Өегездә бизәгән ясалма чыршыларны фотога төшереп, 30 декабрьгә кадәр Бу e-mail адрес спам-ботлардан сакланган, аны карар өчен Javascript кушылган булырга тиеш. адресына юлларга кирәк. 31 декабрьдән 2017 елның 12 гыйнварына кадәр исә фотолар өчен тавыш бирү булачак. Сез биргән тавышлар санына карап билгеләнгән җиңүчене Иске Яңа ел көнендә Кыш бабай үзе бүләкләячәк.


Гөлзидә Газизуллина


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту